news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Константин Хабенский «Без Тукайны укыйбыз» флешмобына кушылды

Флешмоб социаль челтәрләрдә Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуы уңаеннан игълан ителде.

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендә ролик урнаштырды, анда Константин Хабенский Габдулла Тукайның «Шүрәле» поэмасыннан өзек укый. Россиянең танылган актеры «Без Тукайны укыйбыз» флешмобына кушылды.

«Һәр халыкның үз язучылары һәм шагыйрьләре бар. Аларның иҗаты безнең өчен мөһим һәм кызыклы, чөнки Россиядә яшәүче халыклар – зур һәм дус гаилә ул», - дип искәртте актер видеода.

«Без Тукайны укыйбыз» флешмобы социаль челтәрләрдә Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуы уңаеннан игълан ителде. Берничә көн элек Рөстәм Миңнеханов блогерларны үзенә кушылырга чакырды һәм бер ролик урнаштырды. Анда Беренче канал журналисты Тимур Шәрәфетдинов рус телендә «Шүрәле» поэмасыннан өзек укый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100