news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Леонид Якубович «Без Тукайны укыйбыз» флешмобында катнашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagram битендә аның «Шүрәле» поэмасыннан өзек укыган роликны бастырды.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»).Танылган телетапшырулар алып баручы Леонид Якубович «Без Тукайны укыйбыз» флешмобына кушылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagram битендә аның «Шүрәле» поэмасыннан өзек укыган роликны бастырды.

«Россия - зур күп милләтле ил. Монда руслар, татарлар, украиннар, белоруслар һәм башка бик күп милләтләр дус һәм бер-берсенә хөрмәт белән яши, — дип искәртте Якубович. — Һәр халыкның үз язучылары һәм шагыйрьләре бар. Аларның иҗаты безнең өчен бик мөһим һәм кызыклы, чөнки Россия халкы - зур һәм тату гаилә».

Татарстан Президенты анонслаган флешмоб бөек татар шагыйренең тууына 135 ел тулуга багышланган. Аңа Беренче канал журналисты Максим Шәрәфетдинов, актер Константин Хабенский һәм башка бик күп шәхесләр кушылды инде.

«Бик матур итеп укыды. Тукайның шигъри теле никадәр якты, үзенчәлекле», «Бик матур укыды! Рәхмәт сезгә!» — дип уртаклашты республика җитәкчесенең абунәчеләре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100