news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида Россия Герое Дамир Исламов әтисенең өе ремонтлагач, яңа мунча салганнар

Лениногорскида Россия Герое Дамир Исламов әтисенең өе ремонтлагач, яңа мунча салганнар
http://leninogorsk-rt.ru

Лениногорскида Россия Герое Дамир Исламовның әтисе - Нәзир Исламовка, йортын ремонтлаганнан соң, ишегалдында яңа мунча салганнар. Бу хакта «Лениногорск хәбәрләре» яза.

Ике атна элек Татарстан бюджетыннан Дамирның әтисе йорты янында койманы һәм юлларны төзәткәннәр, йортның нигезен һәм фасадын яңартканнар, шулай ук түбәне, керү һәм өй эчендәге ишекләрне алыштырганнар. Барлык эчке бүлмәләрдә һәм инженерлык коммуникацияләрен ремонтлау эшләре башкарылган. Хәзер ишегалдында өй янында яңа мунча барлыкка килгән.

Дамир Исламовның туганнары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәеновка йортка капиталь ремонт ясаган өчен рәхмәт белдерде.

«Дамирның әнисе - Саҗидәнең соңгы теләген үтәүгә өлеш керткән һәркемгә ихлас рәхмәт әйтәм», - диде Дамир Исламовның олы апасы Регина Вәлиәхмәтова.

Нәкъ менә Саҗидә Вәлиәхмәтова ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән соңгы очрашуда йортны төзекләндерүдә ярдәм сораган булган. Шул ук көнне республика җитәкчесе һәлак булган хәрбинең туганнарына һәм ата-аналарына һәрьяклап ярдәм итәргә куша. Ләкин Дамирның әнисе бу мизгелгә кадәр яши алмады, ул быел август аенда вафат булды.

«Алгы сызыкта безнең хәрбиләр күрсәткән һәр батырлык гамәле лаеклы бәяләнгәндә, бу – бик гадел!» - диде Регина Вәлиәхмәтова.

  • Өлкән лейтенант Дамир Исламов 2022 елның 7 мартында махсус хәрби операция вакытында батырлык күрсәтте, аңа үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде. РФ Саклану министрлыгы мәгълүматлары буенча, Исламов җитәкчелегендә Т-72Б1 танк экипажы дүрт дошман машинасын һәм озак вакытлы ут ноктасын юк иткән. Ләкин хәрби операция барышында Исламов танкына аталар. Экипаж һәлак була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100