news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида Россия Герое Дамир Исламовның әтисе яшәгән йортка ремонт ясадылар

Лениногорскида Россия Герое Дамир Исламовның әтисе яшәгән йортка ремонт ясадылар
Лениногорск районы матбугат хезмәте

Лениногорскида Россия Герое Дамир Исламовның әтисе яшәгән йортка ремонт ясадылар. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов быелның маенда Геройның әнисе Саҗидә Вәлиәхмәтова белән очрашканнан соң шундый күрсәтмә биргән иде. Бу хакта Лениногорск районының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзер Дамирның әтисе – Нәзир Исламов төзекләндерелгән йортта яши. Төзүчеләр яңа койма корган һәм ишегалдында вак таш җәйгән, йортның нигезен һәм фасадын яңарткан, ишекләрен һәм түбәсен алыштырган. Эчке интерьер да игътибарсыз калмаган – барлык инженерлык коммуникацияләрен дә яңартканнар. Ремонт эшләренә акча республика бюджетыннан бүленгән.

Шушы көннәрдә хакимият вәкилләре Геройның әтисе янында булды, аңа сәламәтлек һәм иминлек теләде. Нәзир Исламов ярдәм һәм игътибар күрсәткәннәре өчен барысына да рәхмәт белдерде. Дамир Исламовның әнисе быелның августында вафат булды.

Искәртеп узабыз, өлкән лейтенант Дамир Исламов 2022 елның 7 мартында махсус хәрби операция вакытында батырлык кылды, үзе үлгәннән соң аңа Россия Герое исеме бирелде. Аның җитәкчелегендәге Т-72Б1 танкы экипажы дошманның дүрт машинасын һәм ут ноктасын юк итә. Әмма бәрелеш вакытында аларның танкын шартлаталар. Экипаж һәлак була.

Лениногорскида Герой истәлегенә 6нчы мәктәптә һәм Геройлар Аллеясында бюстлар урнаштырылган. Дамир яшәгән йортка мемориаль такта куелган. 11 сентябрьдә Лениногорск Мәдәният сараенда Дамир Исламов истәлегенә бокс буенча I турнир узды. Казанда аның хөрмәтенә Казан танк училищесы янындагы икенче хәрби шәһәрчек йорты фасадында зур рәсем барлыкка килде.

Быелның язында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорскида Россия Герое Дамир Исламов каберенә чәчәк куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100