news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Украинада һәлак булган Дамир Исламовка Россия Герое исеме бирелде

7 март көнне өлкән лейтенант Дамир Исламов җитәкчелегендәге Т-72Б1 танкы экипажы Луганск халык республикасының Северодонецк районы Золотое шәһәре тирәсендә урнашкан каршы якның ныгытылган районын штурмлый. Экипаж составында өлкән лейтенант Дамир Исламовтан кала ефрейтор Дамир Галимханов һәм рядовой Иван Цевун булган. Россия хәрбиләре озак вакытлы ут ноктасын, шулай ук дошман ягыннан 10 кешене юк иткән.

Сугыш вакытында танкка «Молотов коктейле» эләгә. Экипаж танкка капкан утны сүндерә һәм киредән позициягә әйләнеп кайта. Аннары Россия танкы Украина кораллы көчләренең биш танкы белән атыша, аларның дүртесен юк итә. Әмма Исламовның хәрби машинасы шартлатыла. Экипаж урында һәлак булган.

Россия Президентының 2022 ел 25 мартындагы Указы белән Дамир Исламовка үлгәннән соң Россия Федерациясе Герое исеме бирелде. Сугыш вакытында күрсәткән батырлык һәм кыюлык өчен танкның бөтен экипажы Россия Геройлары исеменә тәкъдим ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100