news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Краснодарда Татарстаннан килгән наркокурьерны кулга алганнар

36 яшьлек ир-атны тикшергән вакытта патруль-пост хезмәткәрләре анда наркотик матдәләр салынган 15 төргәк тапкан.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Полицейскийлар Татарстаннан килгән наркокурьерны кулган алган, дип хәбәр итә Краснодар полициясе матбугат хезмәте.

Вокзал яны мәйданчыгында исерек хәлдәге ир-ат полицейскийларның игътибарын җәлеп иткән. Татарстаннан килгән ир-ат аларга край үзәге территориясендә нишләп йөрүен аңлата алмаган.

36 яшьлек ир-атны тикшергән вакытта патруль-пост хезмәткәрләре анда наркотик матдәләр салынган 15 төргәк тапкан.

Ир-ат инде берничә ай Сочида яшәве, наркокурьер сыйфатында акча эшләве хакында сөйләгән. Ул Краснодарга наркотик алырга килгән, кунакханәгә урнашкан, әфьюнны үлчәп төргән һәм Сочига кайтып, әлеге «байлык»ны билгеле бер урыннарга куеп чыгарга уйлаган.

Хәзерге вакытта ир-аттан алынган наркотикларны экспертизага җибәргәннәр.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot