news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көньяк Африка Президенты: Без Россияне бик кадерле союздаш һәм дус дип саныйбыз

Көньяк Африка Президенты: Без Россияне бик кадерле союздаш һәм дус дип саныйбыз
Фото: Станислав Красильников, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

Россия Президенты Владимир Путин һәм Көньяк Африка Республикасы Президенты Сирил Рамафоса Казанда БРИКС саммиты мәйданчыгында сөйләшүләр башлады. Россия Президенты искәрткәнчә, РФ Көньяк Африка Республикасыннан берләшмәдә рәислек эстафетасын кабул итте. Сирил Рамафос Россияне кадерле союздаш һәм дус дип санавын белдерде.

«Сез безгә бар яктан да теләктәшлек белдереп торасыз һәм без моңа бик шат. Шуның нәтиҗәсендә без тарихыбызның шушы этабына ирештек. Без Россияне бик кадерле союздаш һәм дус дип саныйбыз. Сез баштан ук безне хупладыгыз – апартеид белән көрәшкән көннәрдән алып хәзерге вакытка кадәр»,- диде Көньяк Африка Республикасы Президенты.

Ул шулай ук Владимир Путинны Россия рәислегендә саммит оештырылуы белән котлады. Путин Россиянең Африка дәүләтләре белән мөнәсәбәтләрне ныгытуга аерым әһәмият бирүен әйтте. «Россия–Африка Петербург саммиты нәтиҗәләре буенча кабул ителгән уртак документларны: декларацияләрне һәм 2026 елга кадәр билгеләнгән планнарны гамәлгә ашыру өстендә бергәләп эшлибез»,— диде ул.

  • Владимир Путин шулай ук Көньяк Африка Республикасы Президентын Сочида 9-10 ноябрьдә узачак Россия–Африка партнерлыгы форумының беренче министрлык конференциясенә чакырды. Бу инде Россия Президентының саммит кырларында өченче очрашуы. Владимир Путин элегрәк Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди һәм БРИКСның яңа үсеш банкы президенты Дилма Руссефф белән очрашу уздырган иде инде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100