news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Казанда Яңа үсеш банкы башлыгы Дилма Руссефф белән очрашты

Владимир Путин Казанда Яңа үсеш банкы башлыгы Дилма Руссефф белән очрашты
Фото: ©Станислав Красильников, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

Россия Президенты Владимир Путин Казанда БРИКС банкы башлыгы Дилма Руссефф белән очрашты. Бу – Татарстан башкаласында узган БРИКС саммитында дәүләт башлыгының беренче рәсми очрашуы.

Путин очрашуда Яңа үсеш банкы 2018 елдан 30 млрд доллардан артык суммага 100дән артык проектны финанслаган перспективалы һәм үсештә булган финанс институты булуын билгеләп үтте.

Яңа үсеш банкы — БРИКС әгъзалары булган илләр (Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка республикасы) оештырган Халыкара финанс оешмасы. Банкның максаты – БРИКС дәүләтләрендә инфраструктура проектларын финанслау. Оешманың Штаб-фатиры Шанхайда урнашкан.

Фото: © Станислав Красильников, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

  • Яңа үсеш банкы президенты Дилма Руссефф Казанга 19 октябрьдә БРИКС саммитында катнашу өчен килде. Икенче көнне ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты һәм «Татарстанда эшләнгән» фәнни-сәнәгать күргәзмәсен карады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100