news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Президенты Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди белән Казанда очрашты

Россия Президенты Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди белән Казанда очрашты
Фото: © Кристина Кормилицына, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

Россия Президенты Владимир Путин Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди белән Казан Кремлендә очрашты. Очрашу БРИКС саммитының беренче көнендә узды, саммитка дөнья лидерлары килде.

«Сезне чын күңелдән Россиядә сәламләргә рөхсәт итегез. Бу юлы Казанда. Бу Идел буенда урнашкан тарихи искиткеч шәһәрләрнең берсе», - дип сәламләде Владимир Путин Татарстан башкаласында Һиндстан премьер-министрын.

Россия лидеры Нарендра Модиның Казанга БРИКС саммитына шәхсән үзенең килүе турында искәртте. «Бүген без бергәләп саммитны ачу тантанасында катнашабыз. Аннары лидерларның кичке аш вакытында аралашуы көтелә. Шулай итеп, эшебезне башлап җибәрәбез. Казанда берләшү эшчәнлеген алга таба камилләштерүгә һәм аның кысаларында күп планлы хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлтелгән бик күп мөһим карарлар кабул итәргә тиешбез», - диде Владимир Путин.

«Бездә мөнәсәбәтләр болай да яхшы, миңа калса, Сез болай да барысын да аңлыйсыздыр», - дип шаяртты Россия дәүләте башлыгы, тәрҗемәчене бүлдереп.

  • Бүген иртән Нарендра Модины Казанның халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
  • БРИКС берләшмәсе 2006 елда нигезләнде. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте. Казанда узучы БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы. Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.

  • БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22-24 октябрьдә була. Анда 33 дәүләт вәкиле катнашуын раслады. Владимир Путин аның кысаларында 15тән артык ике яклы очрашу үткәрергә җыена. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100