news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Көмеш кыңгырау»ның беренче баш мөхәррире: Хөрмәт күрсәткән өчен «Татмедиа»га рәхмәт

«Көмеш кыңгырау»ның беренче баш мөхәррире: Хөрмәт күрсәткән өчен «Татмедиа»га рәхмәт
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Бүген Татарстан матбугаты көненә багышылап «Татмедиа»да оештырылган бәйрәмдә журналистика ветераннары хис-кичерешләре белән уртаклашты.

«Матбугат бәйрәме – безнең өчен зур, матур бәйрәм. Бар гомерем газетага багышланды. Бүген бигрәк тә кояшлы көн, табигать тә хәтта журналистлар белән бәйрәм итә кебек тоела, язның иң ямьле чагы. Татарстанның зур журналистик гаиләсе бу көнне бәйрәм итә, «Татмедиа»ның ветераннарга ихлас хөрмәт күрсәтүләренә рәхмәт әйтәм», – диде Татарстанның мәдәният хемәткәре, Чаллыдагы «Көмеш кыңгырау» газетасының беренче баш мөхәррире Нәсимә Садыйкова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Хезмәт ветераны Нурулла Нурлыев әйтүенчә, «Татмедиа» оешмасының бик матур традициясе бар: өлкәннәргә ихтирам күрсәтәләр, бәйрәм саен ветераннарын чакыралар. «Мин 2007 елда «Татмедиа»ны оештырган кешеләрнең берсе. Бөтен республика мөхәрриятләре берләшеп шундый зур медиахолдинг барлыкка килде. Бу адым ул вакытта нык дөрес булганына сөенеп яшибез. Һәр бәйрәмгә безне чакыралар, зурлыйлар, җылы атмосферада орашулар оештыралар. Хәзерге вакытта дөнья бик тиз үзгәрә», – ди ул.

Ул шулай ук элеккеге һәм хәзерге журналистиканы чагыштырды. «Без районда монополия буларак, бер генә редакция эшләдек. Әлеге чорда бер муниципалитетта берничә газета, радио һәм хәтта телевидение булуы ихтимал. Актаныш редакциясендә 2004-2013 елларда баш мөхәррир булдым. Газета, радио, телевидение бүлекләре булган алдынгы мөхәррият булды. Хәзер журналист җитез эшләргә тиеш», – диде ул

«43 ел гомеремне Татарстан журналистикасына багышланган кеше буларак шуный әйтәм – Татарстан матбугаты көне минем өчен зур, изге бәйрәм. Ихлас күңелемнән теләгем: татар матбугаты яшәсен, киләчәктә дә татар газета-журналларын укучылар булсын, алар cаны артсын иде. Хәзер заман тәлабе – редакцияләр үз сайтларын алып баралар. Бу да бик кирәкле, әһәмиятле эш. Аларны да яратып укысыннар. Һәр журналистка уңышлар, илһамлы иҗат телим», – диде ТР атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, озак еллар Чүпрәле редакцяисенең баш мөхәррире булган Резеда Җамалтдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100