news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан матбугаты көне уңаеннан «Татмедиа»да журналистика ветераннарын хөрмәтләделәр

Татарстан матбугаты көне уңаеннан «Татмедиа»да журналистика ветераннарын хөрмәтләделәр
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Бүген Казанда «Татмедиа» бинасында журналистика ветераннарын Татарстан матбугаты бәйрәме уңаеннан хөрмәтләү чарасы булды. Озак еллар дәвамында матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чараларында хезмәт куйган ветераннарны котлау сүзләре белән «Татмедиа» Республика мәгълүмат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков һәм «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов мөрәҗәгать итте.

«Куйган хезмәтегез өчен рәхмәт. Барыгызга да ныклы сәламәтлек телим, матур яшәгез, Барыгызны да бәйрәм белән! Очрашуыбызга бик шатмын!» – диде Айдар Сәлимгәрәев.

Илшат Әминов үзе дә тиздән ветераннар сафына керәчәген әйтте. «Бер аяк белән сезнең табын артындамын, 61 яшьтәмен. Әле ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин баш мөхәррирләр белән очрашуда матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә рәхмәтен һәм хөрмәтен белдерде. Сез һаман да сафта, буыннар элемтәсен дә өзмәвегезне, лаеклы өлеш кертүегезне күрәбез. Алга таба да сезнең белән эшләү, шатлыклы күрешүләр язсын», – диде ул.

«Монда гомерен журналистикага багышлаган, һөнәренә тугры калган затлар җыелды. Сез салган нигез белән бүген зур үрләр яулыйбыз. 16 еллык тарихы булган «Татмедиа»ның эш ысулларын Якутиядә, Сахалинда һәм башка илләрдә өйрәнәләр. Әле менә Донбастан безгә шалтыраттылар. Анда үз медиахолдингларын булдырырга телиләр. «Татмедиа»ның үсешендә сезнең өлешегез бик зур һәм мөһим», – диде Шамил Садыйков.

Тантаналы чара барышында шулай ук «Татмедиа» АҖ медиа-директоры Алсу Исмәгыйлова да ветераннарга ихтирамын белдерде. Ул Татарстанда бүгенге журналистика сулышы хакында сөйләде. Ахырдан ветераннар «Татмедиа» филиаллары нәшер иткән газеталар белән танышты һәм кинотеатрга киттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100