Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Совет район суды Idel. Реалии* редакторы Кормашеваны тикшерү изоляторына озатты
Казанның Совет район судында икенче омтылыштан «Азатлык радиосы»* татар-башкорт хезмәте редакторы Алсу Кормашева өчен чик кую чарасын сайладылар. Суд аны тикшерү изоляторына озатты.
«Суд Алсу Кормашевага карата 1 ай да 17 тәүлек сак астында тоту рәвешендә чик кую чарасын сайлау турында карар чыгарды», - диде судья.
Искәртеп узабыз, узган җомгада суд Кормашеваны тоткарлау вакытын 72 сәгатькә озайтты.

Фото: © Дмитрий Шатров / «Татар-информ»
Элегрәк хәбәр иткәнебезчә, Кормашева чит ил агентлары турында РФ законында каралган бурычларны үтәүдән баш тартуда һәм Россиянең хәрби эшчәнлеге турында мәгълүмат җыюда гаепләнеп кулга алынды.
Ул Россиянең хәрби эшчәнлеге өлкәсендә белешмәләр җыю белән шөгыльләнгән, дип гаепләнә. Чит ил чыганаклары алган очракта, алар Россия Федерациясенең иминлегенә каршы кулланылырга мөмкин.
Моннан тыш, тикшерүчеләр фаразлавынча, Алсу Кормашеваның АКШ гражданлыгы булган һәм ул даими рәвештә Чехиядә яшәгән, әлеге фактны Россиядәге үз даирәсеннән яшергән, шулай ук Россиядә миграция мәсьәләләре хезмәтенә документлар тапшырмаган. 1998 елдан ул даими рәвештә Чехиядә яшәгән.
Кормашеваның ире – Павел Буторин, хатыны кебек үк, АКШ гражданины, Чехиядә гомер итә. Тикшерүчеләр версиясе буенча, Кормашева белән шәхси язышуда һәм аның үтенече белән, Павел махсус операцияне гаепләп язылган һәм Россиягә каршы китапның бер нөсхәсен Америка конгрессындагы арадашчы аркылы АКШ Президенты Джо Байденга тапшырырга тиеш булган.
* чит ил агенты функциясен үтәүче чит ил гаммәви мәгълүмат чаралары реестрына кертелгән
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз