news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Азатлык радиосы*» татар-башкорт хезмәте мөхәррире Алсу Курмашеваны тоткарладылар

Бүген хокук саклау органнары хезмәткәрләре «Азатлык радиосы*» татар-башкорт хезмәте мөхәррире Алсу Курмашеваны тоткарлады. Аны РФ Чит ил агентлары турындагы законда каралган бурычларны үтәүдән качуда гаеплиләр.

Фото: © Дмитрий Шатров

Тикшерү версиясе буенча, 2022 елның сентябрендә «Азат Европа/Азатлык радиосы» татар-башкорт хезмәте мөхәррире Алсу Курмашева интернет аша чит ил чыганакларына мәгълүмат тапшыру өчен Россия эшчәнлеге турында хәрби мәгълүматларны максатчан җыюны алып барган.

Аңа өч йөз мең сумга кадәр яки ике еллык хезмәт хакы күләмендә штраф яный. Аңа дүрт йөз сиксән сәгатькә кадәр мәҗбүри эш яки биш елга кадәр мәҗбүри эш билгеләнә ала. Шул ук статья буенча аңа биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Якын арада суд Курмашева өчен сак чарасы сайларга тиеш. Хәзерге вакытта ул вакытлыча тоту изоляторында тора.

«Татар-информ» ачыклаганча, бу Алсу Курмашевага карата соңгы җинаять эше булмаска мөмкин. Аңа Украинада Россиянең махсус операциясен тискәре яктан күрсәткән китап бастыру өчен дә дәгъва белдерергә мөмкиннәр.

* Россиядә чит агент дип танылган

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100