news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Суд Алсу Курмашеваны тоткарлау вакытын 72 сәгатькә озайтты

Бүген Казанның Совет районы судында «Азатлык радиосы»* татар-башкорт хезмәте мөхәррире Алсу Курмашеваны тоткарлау вакытын 72 сәгатькә озайттылар.

«Суд Алсу Курмашеваны кулга алу вакытын 72 сәгатькә, 2023 елның 23 октябренә 13.00 сәгатькә кадәр озайтырга карар чыгарды», - диде судья.

Шәхесен ачыклаган вакытта Курмашева Казахстанда туып-үскәнлеге турында сөйләде. Моннан тыш, аның ике балигъ булмаган баласы бар.

«Хәзер Прага шәһәрендә, Чехиядә яшим», - диде ул.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Курмашеваны Россиянең Чит ил агентлары турындагы законнарында каралган бурычларны үтәүдән качуда гаепләү буенча тоткарладылар.

Ул Россия Федерациясенең хәрби эшчәнлеге өлкәсендә белешмәләрне максатчан җыйган, аларны чит ил чыганаклары алган очракта, Россия Федерациясе иминлегенә каршы файдалану мөмкинлеге булган.

Моннан тыш, тикшерү версиясе буенча, Алсу Курмашеваның АКШ һәм Чехия гражданлыгы булган һәм бу фактны үзенең Россия даирәсеннән яшергән, шулай ук Россиядә миграция мәсьәләләре буенча хезмәткә документлар бирмәгән. 1998 елдан ул даими Чехиядә яшәгән. Курмашеваның ире - Павел Буторин, хатыны кебек үк, АКШ гражданины, Чехиядә яши.

Тикшерүчеләр версиясе буенча, Павел Курмашева белән шәхси язышуда һәм аның үтенече буенча махсус операцияне гаепли торган Россиягә каршы китап нөсхәсен АКШ конгрессында арадашчы аша АКШ президенты Джо Байденга тапшырырга тиеш булган.

*Россиядә чит агент дип танылган

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100