Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанлылар 2020 елның төп вакыйгаларын атады
Сораштыруда катнашу өчен яңа коронавирус инфекциясеннән, үз-үзеңне изоляцияләү һәм чикләүләрдән тыш, 2020 ел тагын нинди вакыйгалар белән истә калды дигән сорауга җавап бирергә кирәк булган.
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Казанлылар 2020 елның төп вакыйгаларын атадылар. Сораштыру эш эзләү буенча сервис SuperJob үткәрде. Тикшеренү нәтиҗәләре «Татар-информ» карамагында бар.
Казанда яшәүчеләрдән яңа коронавирус инфекциясеннән, үз-үзеңне изоляцияләү һәм чикләүләрдән тыш, 2020 нче ел тагын нәрсә белән истә калды, дип җавап бирүләрен сорадылар.
«Казанда яшәүчеләр елның төп вакыйгасы дип ешрак Татарстан Республикасы оешуның 100 еллыгына багышланган чараларны атады (23%)», - дип билгеләп үтелде тикшеренүдә.
Икенче урында - шәһәрне төзекләндерү: «Урам» экстрим-паркын ачу, йорт яны территорияләрен һәм җәяүлеләр зоналарын төзекләндерү, аларны республика башкаласында яшәүчеләрнең 22%ы билгеләп үтте.
Татарстан Президентын сайлауларын елның иң мөһим вакыйгасы дип сораштырылучыларның 13% ы атаган. Һәр унынчы кеше Казандагы иң зур KazanMall сәүдә үзәге ачылуын атаган.
«Юлларны һәм транспорт чишелешләрен ремонтлауны халыкның 6% ы билгеләп үтте. Һәр егерменче кеше узып баручы елда иң мөһиме — Конституциягә төзәтмәләр кабул итү (5%), дип саный», — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.
Сораштырылучыларның 4 проценты елның иң мөһим вакыйгалары дип спорт ярышларын атады. Сораштырылучыларның шулкадәр үк проценты мәктәп укучылары һәм студентлар өчен дистанцион укытуны, йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусын һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтте.
Шәһәр халкының 2 проценты өчен Казанга хезмәт батырлыгы шәһәре исемен бирү мөһим булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз