news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстандагы иң зур KazanMall сәүдә үзәгенең кайчан ачылачагы билгеле булды

Проект нигезендә, биш катлы бинада ял зонасы, кафе, кибетләр, кинотеатр һәм паркинг каралган.

Татарстандагы иң зур KazanMall сәүдә үзәгенең кайчан ачылачагы билгеле булды

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан башкаласының Павлюхин урамында урнашкан KazanMall сәүдә үзәге декабрь аенда ачылачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына UD Group компаниясе матбугат хезмәтендә белдерделәр.

«Сәүдә үзәге рәсми төстә декабрьдә ачылачак, әмма ул инде ноябрьдә үк техник рәвештә үз ишекләрен ачарга мөмкин», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк KazanMall сәүдә үзәгенең проект документларының тәңгәллеге турында бәяләмә алуы хакында хәбәр иткән иде. Татарстандагы иң зур сәүдә үзәге турында тулырак язманы sntat.ru сайтында укыгыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot