news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк сайлау комиссиясе Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүгә әзерлекне башлады

Сайлау комитетлары товар кайтаруга, эш башкаруга, хезмәт күрсәтүгә, шулай ук сайлау комиссияләре әгъзалары хезмәтенә өстәмә түләү буенча бюджет йөкләмәләрен яңадан кабул итә ала.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Россиядә Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүне үткәрүгә әзерлек башланачак. Бу карарны РФ Үзәк сайлау комиссиясе бастырды.

Карар «РФ Конституциясенә үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүгә әзерлек һәм уздыру гамәлләрен башлауга әзерлек чараларын тәэмин итү максатларында» кабул ителә, диелә Үзәк сайлау комиссиясе сайтындагы хәбәрдә.

Сайлау комитетлары товар кайтаруга, эш башкаруга, хезмәт күрсәтүгә, шулай ук сайлау комиссияләре әгъзалары хезмәтенә өстәмә түләү буенча бюджет йөкләмәләрен яңадан кабул итә ала. Шулай ук Тышкы эшләр министрлыгы һәм Россия Оборона министрлыгы Россия территориясеннән читтә урнашкан участок сайлау комиссияләрен финанслауны башлаячак.

Илнең Төп законына төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү көне 22 апрельгә билгеләнгән иде, әмма коронавирус пандемиясе аркасында аны соңрак вакытка күчерделәр.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, тавыш бирүнең яңа көне 24 июнь дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100