news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан циркы директоры эшеннән азат ителә

Ярсыган директор сурәтләнгән видеоязма ике көн элек телеграм-каналларда таралган иде.

Казан циркы директоры эшеннән азат ителә
Татар-информ архивы

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан циркы директоры Рамил Шәрифуллин белән хезмәт килешүе өзелә.

«Хезмәт тикшерүе нәтиҗәсе буенча „Казан дәүләт циркы“ дәүләт мәдәният учреждениесе директоры белән хезмәт килешүен өзү турында карар кабул ителде», — дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

24 ноябрь көнне телеграм-каналлар аша таралган видеода ярсыган директорның хезмәттәше кереп бикләнгән бүлмә янында йөренүе күренә. Соңрак Рамил Шәрифуллин бу хәлне аңлатып — үзенең авыр ел булуы, нервылары түзмәве турында шәрехләп язган, хатасы өчен гафу үтенгән.

Мәдәният министры Ирада Әюпова журналистларга барысының хокукый нормалар аша бәяләнәчәген әйткән иде.

Рамил Шәрифуллин Казан циркы директоры итеп 2019 елның мартында билгеләнгән иде. Рамил Шәрифуллин элеккеге цирк директоры Дамир Шәрифуллинның улы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100