news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан циркы директоры үзе катнашкан низаг турында аңлатма бирде һәм гафу үтенде

Социаль челтәрләрдә «Казан циркы директоры Рамил Шәрифуллин эчкән һәм ошатып йөргән хезмәттәше белән мөнәсәбәтләрен ачыкларга маташкан» дигән хәбәрләр таралган иде.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Казан циркы директоры Рамил Шәрифуллин үзе катнашындагы низагка аңлатма бирде. Әлеге вакыйга мизгеле күзәтү камераларына эләккән һәм шау-шу чыгарды.

«Бу гамәлемне хата дип саныйм. Чын күңелдән гафу үтенәм. Бу авыр ел булды. Күптән түгел әтиемне югалттым, кызым бик озак авырып ятты, пандемия аркасында эштә борчулар барлыкка килде. Нервларым түзмәде», — дип язган цирк директоры үзенең аккаунтында.

Бүген иртән социаль челтәрләрдә Казан циркы директоры Рамил Шәрифуллинның эчүе һәм ошатып йөргән хезмәттәше белән мөнәсәбәтләрен ачыкларга теләве турында мәгълүмат чыкты. Директор сөйгәнен хыянәт иткән дип шикләнә.

Ир-ат цирк хезмәткәрен куркыткан һәм хатын-кыз аннан бер бүлмәгә кереп качкан. Бу хәлләр барысы да күзәтү камераларына эләккән. Видеода күренгәнчә, ир-ат ишек янына килә, шакый, әмма аңа беркем дә ачмый. Шунда ул пычак ала һәм ишеккә берничә мәртәбә кадый. Цирк кассиры директорны тынычландыра алган.

Бу хәлләрдән соң Татарстанның Мәдәният министрлыгы хезмәт тикшерүе оештырды. 

  • «Интертат» сайтында «Казан циркы директоры Рамил Шәрифуллин пычак тотып хезмәттәшен эзләп йөргән», дип хәбәр ителде һәм әлеге вакыйга видеосы чыкты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100