Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Казан циркы директоры белән булган хәл дисциплинар җәза таләп итә
Республика мәдәният министры Ирада Әюпова Рамил Шәрифуллинга карата барлык карарлар да хезмәт тикшерүе уздырылганнан соң кабул ителәчәк, диде.
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика мәдәният министры Ирада Әюповага Казан циркындагы вазгыятькә вакытында чара күрергә кушты.
Элегрәк социаль челтәрләрдә барлыкка килгән видеода Казан циркы директоры Рамил Шәрифуллинның бер хезмәткәр яшеренгән кабинетны ачарга маташуы һәм берничә тапкыр ишеккә пычак белән бәргәнлеге күренә.
Рөстәм Миңнеханов җәмәгатьчелектә резонанс тудырган хәл тиешле дисциплинар җәза бирүне таләп итә, дип белдерде.
Пресс-якын килү вакытында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Казан циркы директоры Рамил Шәрифуллинга карата барлык карарлар да хезмәт тикшерүе уздырылганнан соң кабул ителәчәк, дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз