news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэры Илсур Метшин Җәмигъ мәчетенең «Кырлай» паркында төзелмәү сәбәбен аңлатты

Казан мэры Илсур Метшин Җәмигъ мәчетенең «Кырлай» паркында төзелмәү сәбәбен аңлатты
Михаил Захаров

Бүген Казан ратушасында архитектура җәмәгатьчелеге һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашында Җәмигъ мәчетенең яңа проекты турында фикер алышу булды.

Шәһәр мэры искәрткәнчә, узган ел Болгарда ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан зур бәйрәм тантанасында, кунаклар килгәч, мәчет төзү турында җәмәгать белән дога кылганнар.

«Кырлай» паркында проектлау, геодезия эшләрен башладык. Казансуның бер агымы елгага кушылганлыгы ачыкланды. Геодезия белгечләре җир асты сулары булуын әйтте. Хәзерге мөмкинлекләр белән инженерлар теләсә кайсы бинаны хәтта диңгез, елга өстендә төзи ала, әмма аның чыгымы бик зур булыр иде. Моннан тыш, эксплуатация мәсьәләсе дә бар бит әле», - диде Илсур Метшин.

Казан шәһәренең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина әйтүенчә, Казансуның агымын үзгәртергә ярамый. «Аннан соң, «Кырлай» паркы янында бөке җыела. Гел машиналар йөреп торганлыктан, каты тавыш бар. Төзелеш тавышлары да бар. Суларга һава юк, мәчет янында биек биналар урнашкан, шунлыктан, үзәк мәчет әһәмиятле бина булудан туктый. Каршыда Кремль күренеп тора. Ул Кол Шәриф мәчете белән «ярышыр» иде кебек», - дип аңлатты архитектор.

Казан мэры проект эскизына халыкара конкурста беркемнең дә абсолют урын яуламавын билгеләп үтте.

«Нәтиҗәдә, мэрия Мәскәү архитектура бюросына мөрәҗәгать итте, аның исәбендә бик күп зур проектлар бар. Без аларга мәчет нинди булыр иде икән, дидек. Алар бик матур эскиз ясады», - диде Метшин. Проектны архитекторлар Николай Ляшенко һәм Александр Цимайло тәкъдим итте. Аларның проекты нигез итеп алынды. Фикер алышуда башка проектларны карамадылар.

  • Искәртеп үтик, Казанда Җәмигъ мәчете Киров районы Адмирал бистәсендәге ком базасы тирәсендә төзеләчәк. «Кырлай» паркы урынында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы паркы булачак.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100