news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Кырлай» урынында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы паркы барлыкка килергә мөмкин

Казандагы Җәмигъ мәчетенең яңа урыны турында фикер алышу барышында Казан мэры Илсур Метшин элекке «Кырлай» паркы турында әйтте.

«Без Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә парк язмышы турында фикер алыштык. Бу ислам динен кабул итүгә 1100 ел паркы булачак. Без кечкенә мәчет, шулай ук дөньядагы билгеле мәчетләрнең кечкенә зурлыктагы күчермәләрен куячакбыз. Әмма без бу паркның сквер яки ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы паркы буларак калуына гарантия бирәбез», - дип белдерде Метшин.

Фикер алышу барышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин яңа парк турында: «Анда дога кылу өчен ниндидер урын булырга тиештер? Без анда ташны болай гына салмаганбыздыр», - диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot