news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Җәмигъ мәчете проектын эшләүчеләр мәчет урыны белән таныштырды

Казанда Җәмигъ мәчете проектын эшләүчеләр мәчет урыны белән таныштырды
Зилә Мөбәрәкшина

Казан Ратушасында Җәмигъ мәчете проектын эшләүче архитекторлар Николай Ляшенко һәм Александр Цимайло Җәмигъ мәчетенең Киров районы Адмирал бистәсендәге яңа урыны һәм концепциясе турында сөйләде.

«Без төрле урыннар турында уйладык. Кырлай безгә уңайсыз мәйданчык булып тоелды. Яңа урында мәйдан да зур һәм ул Иделнең 90 градуска борыла торган урынында урнашачак. «Кырлай» паркы урыны мондый әһәмиятле корылма өчен бик үк дәрәҗәдә яхшы урын түгел. Моннан тыш, шәһәр тавышы, тирә-як төзелеш тавышлары бар. Безгә бинаны тулысынча ача торган урын табу мөһим иде. Шуңа күрә без ком базасы территориясен сайладык», - диде алар утырышта.

Алар аңлатуынча, бу урын шәһәр үзәгеннән һәм Иделнең төрле якларыннан күренә. «Шуңа күрә безгә бу урын яраклы дип табылды. Безнең өчен мәчетнең су янында урнашуы бик мөһим. Бу безнең тәкъдим. Бөтен Казан өчен яңа җәлеп итү ноктасы барлыкка килергә мөмкин. Мәчет бу урынны җанландырачак, аны мәдәни үзәк итәчәк», - диде архитекторлар.

«Без мәчет һәм Ислам мәгариф үзәге төзиячәкбез. Бу территориягә яңа сулыш бирәчәк. Без, шулай ук, яр буйлап, елганың иске үзәне аша җәяүлеләр бәйләнеше ясарга тәкъдим иттек», - диде Николай Ляшенко һәм Александр Цимайло.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100