news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Җәмигъ мәчетенең имамы әлегә билгеле түгел

«Гаетләргә килгәндә, туры эфир булгач, Җәмигъ мәчетендә мөфти укырга тиеш”, - диде мөфти.

Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчете имамы вазифасына кемне билгеләп куюны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әлегә әйтә алмады.

“Имам турында әле әйтә алмыйбыз, билгеле түгел, чөнки әле мәчет кайчан әзер булачагы да билгесез. Бәлки, имамы укыйдыр да әле... Гаетләргә килгәндә, туры эфир булгач, Җәмигъ мәчетендә мөфти укырга тиеш”, - дип ачыклык кертте ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Бүген мәчетнең кайда төзеләчәге билгеле булды. Архитектура концепциясенә конкурска старт бирелде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100