news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Җәмигъ мәчетенең архитектура концепциясенә конкурс ачылды

Конкурс өч ай узачак.

1 апрельдә Җәмигъ мәчетенең архитектура концепциясен эшләүгә халыкара конкурска старт игълан ителде. 

"Игелек" Республика фонды башкаручы директоры Илнур Рәхимов "Татар-информ" агентлыгында брифингта әйтүенчә, мәчет кимендә 10 мең кеше сыйдырышлы булачак. "Мәчет лаеклы архитектура һәйкәле булыр дип ышанабыз", - диде ул. 

Конкурс жюри составына танылган архитекторлар, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, мөселман дин әһелләре, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары керәчәк.

Конкурс өч ай узачак. «Бу вакыт конкурста катнашу өчен җитәрлек дип саныйбыз", - диделәр белгечләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot