news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Җәмигъ мәчете Кырлай паркы урынында төзеләчәк

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә билгеле булды.

Казанда Җәмигъ мәчете Кырлай паркы урынында төзеләчәк
Рамил Гали

Казанда Җәмигъ мәчетен Кырлай паркы урынында төзү карар ителгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә билгеле булды.

Җәмигъ мәчете кимендә 10 мең кеше сыйдырышлы зурлыкта булачак. Мәчеткә быел 20 майда беренче нигез ташы салу көтелә, көзен төзелеш эшләре башланачак.

Татарстан Президентының Казанда Җәмигъ мәчетен булдыру өчен җаваплы ярдәмчесе Камил Исхаков «Татар-информ» хәбәрчесенә Казанда Җәмигъ мәчете төзелешенә якынча өч еллап вакыт кирәк булачак, дип әйткән иде.  

 

news_right_1
news_right_2
news_bot