news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирада Әюпова Милли китапханә коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

Милли китапханәне Мәдинә Тимерҗанова җитәкләячәк.

Ирада Әюпова Милли китапханә коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте
https://mincult.tatarstan.ru/

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТР мәдәният министры Ирада Әюпова ТР Милли китапханәсенә яңа җитәкчене тәкъдим иткән. Бу хакта ТР мәдәният министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә.

Милли китапханәне Мәдинә Тимерҗанова җитәкләячәк.

«Киләчәк китапханәсенә аңа читтән карый алган, әмма административ һәм оештыру эше тәҗрибәсе булган кеше кирәк. Мәдинә Фатыйховна катлаулы чорда командаларны саклап эш итә белә торган кеше», — диде Ирада Әюпова яңа җитәкче турында.

Биш ел дәвамында ТР Милли китапханәсен җитәкләгән Сөембикә Җиһаншина коллективка рәхмәтләрен җиткерде. Үзенә ышаныч белдергән мәдәният министрлыгына һәм ТР Хөкүмәтенә рәхмәт әйтте.

Сөембикә Җиһаншина ТР мәдәният министры урынбасары итеп билгеләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot