news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сөембикә Җиһаншина мәдәният министрының милли программаларга җаваплы урынбасары була

Милли китапханәнең элекке директоры мәдәният министрлыгында мәгълүмати-аналитик юнәлеш өчен җаваплы булачак.

Сөембикә Җиһаншина мәдәният министрының милли программаларга җаваплы урынбасары була

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Соңгы елларда ТР Милли китапханәсен җитәкләгән Сөембикә Җиһаншина ТР мәдәният министры урынбасары итеп билгеләнде. Бу мәгълүматка мәдәният министрлыгының матбугат үзәге ачыклык кертте.

Сөембикә Җиһаншина мәдәният министрлыгында мәгълүмати-аналитик юнәлеш өчен җаваплы булачак. Тармак мониторингы, һәм министрлык карамагында булган дәүләт программаларның бер өлеше дә аның җаваплылыгына күчә. Шул исәптән, Татар халкының милли үзенчәлекне саклау дәүләт программасы да.

Сөембикә Җиһаншина 2015 елда ТР Милли китапханәсе директоры итеп билгеләнгән иде. Аңарчы 2007 елдан бирле директор урынбасары булган. Сөембикә Җиһаншина халык язучысы Разил Вәлиевның кызы. 1986-2000 елларда китапханәне Разил Вәлиев үзе җитәкләгән.

Бүген Милли китапханәгә директор итеп моңа кадәр ТНВ каналының генераль директоры урынбасары булып эшләгән Мәдинә Тимерҗанова билгеләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100