news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәдинә Тимерҗанова Милли китапханә директоры булачак

«ТНВ» генераль директорының элеккеге урынбасарын бүген коллективка мәдәният министры Ирада Әюпова тәкъдим итәчәк.

Мәдинә Тимерҗанова Милли китапханә директоры булачак

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Милли китапханәнең яңа директоры вазифасына ТНВ каналында элеккеге генераль директор урынбасары һәм яңалыклар бүлеге җитәкчесе Мәдинә Тимерҗанова билгеләнде. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булды. 

Бүген коллективка яңа җитәкчене мәдәният министры Ирада Әюпова тәкъдим итәчәк.

Мәдинә Тимерҗанова 1956 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Октябрь районының Яңа Әлмәт авылында туа. 1979 елда ул Казан дәүләт педагогика университетын «Тарих, җәмгыять белеме һәм инглиз теле укытучысы» белгечлеге буенча тәмамлый.

2001 елдан - «Хөррият» мәгълүмати, аналитик һәм мәдәни эшчәнлекне икътисади үзгәртеп коруларга ярдәм итү коммерцияле булмаган фонд генераль директоры.

2002-2005 елларда - «Татарстан» ДТРК рәисе урынбасары.

2006-2016 елларда - «Татмедиа» ААҖ «Казан» телерадиокомпаниясе филиалы генераль директоры.

2016 елдан — «Яңа Гасыр»ТРК» — «ТНВ» АҖ генераль директоры урынбасары.

Элегрәк «Татар-информ» «Казан» милли мәдәни үзәге «Казан шәһәренең музей комплексы» дип үзгәртеләчәк, якын арада оешманың устав документларына төзәтмәләр кертәчәкләр, дип хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100