news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова: Мәдәният йортлары фотография сәнгате дәресләре өчен мәйдан бирергә әзер

Мәдәният министры профессиональ фотография өлкәсен үстерергә ярдәм итәчәген әйтте.

Ирада Әюпова: Мәдәният йортлары фотография сәнгате дәресләре өчен мәйдан бирергә әзер
Абдул Фархан

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан фотографларына фотография буенча дәресләр бирүне уку йортларында һәм мәдәният сарайларында үткәрергә тәкъдим итте.

«Без фотографларга мөмкинлек бирә алабыз. Мәдәният институты, сәнгать училищесы белән фотографлар студиясе мәктәбе циклын эшләтеп җибәрергә килештек. Студия мәктәбе принцибы классик белем бирүдән аерыла. Сездә күзаллау бар икән, студентлар җыя аласыз. Лаборатория, мәйданчык бирәбез», — диде ул министрлыкта түгәрәк өстәлдә.

Ирада Әюпова фотографларның аерым мәктәп ачу, күргәзмә өчен мәйданчыклар булдыру теләген ишетте һәм сорауларына җавап бирде.

«Төрле оешма мәйданчыкларында акча эшләгез, без алга этәргеч бирергә, югары һәм урта уку йортларында мәктәп-студияләр булдырырга әзер, сәнгать мәктәпләренә дә мөрәҗәгать итәчәкбез. Төркемнәр җыегыз, профессиональ фото өлкәсен үстерегез», — дип киңәш итте министр.

Аның фикеренчә, фотографларның бер урында гына фотога төшерергә өйрәтәселәре килсә, аларга беркем дә бармаячак. «Өй янындагы мәдәният йортларында дәресләр уздыру күпкә отышлырак дип саныйм», — диде ул.

«Күргәзмәләр өчен мәйданчыклар кирәк икән, шулай ук, безгә әйтегез, без мәйдан бирергә әзер», — дип сөйләде Ирада Әюпова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100