Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшь фотограф Казанда фотокүргәзмә мәйданы һәм фотографлар мәктәбе булмавын әйтте
Карина Арутюнян фикеренчә, яшьләр фотография сәнгате белән кызыксына һәм алар Татарстанда хезмәт куярга тели.
(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Фотоклуб җитәкчесе, яшь фотограф Карина Арутюнян Казанда фотога төшерү серләренә өйрәтә торган мәктәп кирәклеген әйтте.
«Профессионал фотограф булырга теләк тугач, белемне кайдан алырга белмәдем. Казан сәүдә-икътисад техникумында фотографлар әзерләү буенча курс ачмакчы булдылар, тик нәтиҗәсе булмады. Яшьләргә фотографлар мәктәбе бик кирәк», — диде ул Мәдәният министрлыгындагы чыгышында.
Карина мәсьәләне хәл итү өчен дуслары белән фотоклуб ачкан һәм алар бер-берләренә белем биргән, тәҗрибә белән уртаклашканнар. «Гамәли дәресләрне табигатьтә үткәрдек. Әмма бертөрле юнәлештә генә клубны югары сәнгать юлыннан алып бару гаять кыен», — дип саный ул.
Яшь фотограф бер урында җыела торган мәйдан юклыгын, яшь авторларга халык өчен күргәзмә оештырыр өчен дә мөмкинлекләр булмавын искәртте.
Ул, фотоклуб төзегәннән чыгып, Казанда талантлы яшьләрнең күп булуына инанган. «Алар фотография сәнгате белән кызыксына һәм туган җирләрендә — Татарстанда хезмәт куясылары килә», — диде Карина Арутюнян.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз