Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рамил Гали Татарстанда фотография өлкәсе эшчәнлегенең артта калуын әйтте
Фотограф фикеренчә, Татарстанда фотография сәнгате өлкәсендә югары белем бирерлек кеше юк.
(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР Фотографлар берлеге рәисе, фотостудия җитәкчесе Рамил Гали Татарстанда фотография өлкәсе артта калган дип саный.
«Безнең берлеккә җиде ел. Цифрлаштыру башланганнан соң, дөнья үзгәрде. Фотография өлкәсендә без артта калабыз. Куып җитәр өчен, белем алырга кирәк, ә Татарстанда фотография сәнгате өлкәсендә югары белем бирерлек кеше юк. Югары белем алганнар да калмады», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Рәис Мәдәният министрлыгында Фотографлар берлегенең үз мәйданы, бинасы, күргәзмә залы булырга тиешлеген әйтте.
«Фотограф камера, объективны яңартыр өчен елына уртача 150 мең сарыф итә, фотоларны күргәзмәгә кую өчен якынча 50 мең китә. Уртача 200 мең кирәк дигән сүз. Бу чыгымнары алар үзләре каплый. Фотографлар бушка эшләп арыды», — дип сөйләде ул Мәдәният министрлыгында чыгышында.
Рамил Гали фикеренчә, түгәрәкләрне оештыруның мәгънәсе юк, балалар фотомәктәбен булдыру кирәк. Фотограф Европада башлангыч мәктәпләрдә фотография буенча дәресләр укытыла башлаганын әйтте.
«Казанда фотографларның Халыкара бәйгесе дә үткәрелми. Югыйсә, бүгенге көндә фотога төшерү беренче планга чыкты. Театр, дизайнерлар фотолар куллана. Ирада Хафизҗановнаның (ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова — Т-и. иск.) ярдәм итәргә тырышуы өчен рәхмәт», — диде ул чыгышында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз