Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Йолдыз Шәрапова Резедә Вәлиевага Тукай премиясе бирмәү турында: 92 ел гомер җитмәсен инде
«Тукайга тагын кемне тәкъдим итәргә мөмкин соң инде?» - ди шагыйрә.
Бүген татар җәмәгатьчелеге шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Резедә Вәлиеваны соңгы юлга озатты. Шагыйрә Йолдыз Шәрапова мәрхүмәгә Абдулла Алиш һәм Тукай премиясе бирелмәүгә әрнүен белдерде.
«Аллаһы Тәгалә аны безнең милләтебез балаларына Дәү әни итеп җибәргән иде. Ләкин безнең милләтнең бер начар сыйфаты бар: ул кешенең кадерен белми. Кичә генә белдем: ул әле Алиш премиясен дә алып җиткерә алмаган. Югыйсә, Тукайга ничә тапкыр тәкъдим ителде. Тукайга тагын кемне тәкъдим итәргә мөмкин соң инде? Данларга 92 ел гомер җитмәсен инде. Мин бүген Тукай әйтмешли: «Очырмакчы булсам былбыл күкрәгемнән, мыр-мыр итеп мәче чыга», – дип әйтә алам. Шуның хәтле җаным әрнеде», – диде шагыйрә.
«Резедә апа Тукайсыз да, Алишсыз да калачак бит инде», – дип, мин тәкъдим иткән идем. Аны берсүзсез үткәрделәр. Ләкин боерыгы, указы, бүләкләрен белмичә китте инде. Без моның өчен барыбыз да гаепле. Балалар әдәбиятына шундый мөнәсәбәтне үзгәртергә иде. Балалар әдәбиятына шул хәтле хезмәт иткән, кырыклап китабы чыккан. Мин аның «Пионерка Гөлназ» дигән шигырен укып кына түгел, яттан сөйләп үскән кыз. Ул балаларны әйбәт, тәртипле булырга өйрәтте бит», – дип сөйләде Йолдыз Шәрапова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз