news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда шагыйрә Резедә Вәлиеваны соңгы юлга озаттылар

Шагыйрәне Яңа Татар бистәсе зиратында җирләделәр.

Казанда шагыйрә Резедә Вәлиеваны соңгы юлга озаттылар
Энҗе Габдуллина

Татар җәмәгатьчелеге бүген Казанда шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Резедә Вәлиева белән хушлашты. Балалар шагыйрәсе Резедә Вәлиева 19 октябрь көнне 92 яшендә вафат булган иде.

Соңгы юлга озату мәрасиме Шуртыгина урамында – шагыйрә яшәгән йорт янында узды. Мәрасимне язучы Вакыйф Нуриев алып барды. «Без бөтенебез дә аның шигырьләрен укып үскән кешеләр. Ул күп еллар китап нәшриятында мөхәррир булып эшләде. Менә бүген соңгы тапкыр аның янына җыелдык. Бүген бездә ике кайгы. Унбиш ел элек бер көндә Рәшит Ягъфәр белән Мәгъсүм Хуҗин китеп барганнар иде. Бүген менә Резедә апа белән Нурмөхәммәт ага Хисамовны озатабыз», – диде Вакыйф Нуриев. 

  • Озакка сузылган авырудан соң, әдәбият галиме, шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Нурмөхәммәт Хисамов вафат булды. Аны бүген Казанның Шәмсир (Самосырово) торак пункты янындагы мөселман зиратында җирләячәкләр.

Сүзне, беренче булып, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллага бирделәр. «Резедә апа минем өчен бик якын кеше иде. Ул минем беренче китабымның редакторы булды. Аның шигырьләрен укып үстек бит. Аны күргәч: «Шундый итагатьле шагыйрәләр дә була икән», - дип шаккатып куйдым. Ул күңелне аңлый торган кеше, шагыйрә иде. Өлкәнәйгәч, безнең – язучыларның хөрмәтенә лаек булып, хөрмәтен казанып яшәде, иҗат итте», – дип сөйләде Ркаил Зәйдулла.

Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, Татарстанның һәм РФ атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы Фоат Галимуллин да Резедә Вәлиева белән бәйле истәлекләрен сөйләде. «2004 елда Салават Юлаевның 260 еллыгы уңае белән Башкортстанда булырга туры килде. Шунда Резедә апаның туган ягының ни кадәр гүзәл икәнлеген күрдем. «Резедә апа, ничек бу матур җирне ташлап китә алдыгыз?» – дидем. Ул миңа: «Туган ягымны мин дә бик яратам, ләкин анда Казан университеты, татар теле һәм әдәбияты бүлеге юк, татар әдәбияты үзәге юк шул. Минем кыйблам – Казан, милләт булды», – диде. Шушы сүзләрдән соң мин аңа башкача карый башладым», – дип сөйләде Фоат Галимуллин.

Резедә Вәлиева белән хушлашырга туган ягы – Башкортстанның Кыйгы районы Дүшәнбикә авылыннан якташлары да килгән иде. «Илле елга якын мәктәбебездә Резедә апаның шигырьләре белән балалар укытабыз. Ул безгә шагыйрә генә түгел, дәү әби шагыйрә. Чөнки балаларның күңеленә дәү әниләрчә нур һәм моң сала иң күркәм, иң талантлы, иң кадерле шәхесләребезнең берсе ул. Башкортстанның барлык татар теле укытучылары исеменнән мин аның якыннарының, иҗатташларының кайгысын бүлешәбез», – диде Кыйгы районының татар теле укытучысы Җәмилә Хөрмәтуллина.

Шагыйрәне озатырга Казан балалар бакчасы тәрбиячеләре, укытучылар, шагыйрь, язучылар, җырчылар җыелган иде. Җеназа намазын «Мәрҗәни» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтахов укыды. Шагыйрәне Яңа Татар бистәсе зиратында җирләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100