news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Резедә Вәлиеваның улы Айрат: «Әнине туганнар да, җитәкчеләр дә яратты, мин шуңа бәхетле»

«Аны Камчаткадан алып Мәскәүгә кадәр беләләр иде. Ул мәхәббәттә йөзде», - дип сөйләде Айрат.

Резедә Вәлиеваның улы Айрат: «Әнине туганнар да, җитәкчеләр дә яратты, мин шуңа бәхетле»
Энҗе Габдуллина

Бүген шагыйрә Резедә Вәлиеваны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрасимендә мәрхүмәнең улы Айрат әнисе белән бәйле хатирәләрне сөйләде. 

«Ул чыннан да эпоха. Барысы да минем күз алдында үтте. Әнине туганнар да, җитәкчелек тә бик яратты. Мин шуңа бик бәхетле һәм горурланам. Ул бөтен Россияне йөреп чыкты. Аны Камчаткадан алып Мәскәүгә кадәр беләләр иде. Ул мәхәббәттә йөзде. Бу чыннан да шулай», – диде шагыйрәнең улы Айрат.

«Бабай турында да берничә сүз әйтәсем килә. Тәүкәлүн бабай – кызыклы кеше иде. Кызыклы язмышлы кеше. Шуңа өстәп, без әле күп әйберне белмибез. Революция булганнан соң, ул белем алган кеше буларак, үзе авылда белемне күтәрә башлый. Нәтиҗәдә бик зур уңышларга ирешә. Мәктәпләр төзи, башка авылларга күченә дә, анда мәктәпләр сала. Шул өлкәдә ике Ленин ордены ала. Шуларның берсен аңа Бөтенсөоюз старостасы Калинин тапшыра. Өйдә бабай иң яраткан кеше иде. Әни бераз хәтере алмашына башлагач, уяну белән: «Әти кая? Әти кая? Фаршат кая?» – дип сорый иде. «Әни, инде йөз еллап берсе дә юк», – дип шаярта идем. Ул көлә, көн дәвамында аңлый башлый.

2005 елның 15 августында әти үлгәч, әнине җылыткан мәхәббәт китте, ул өлешне үз өстемә алырга туры килде. Башта авыр булды, аннары ул гаять зур бәхет китерде. «Аллаһы Тәгалә, 80гә, 90га җиткәнемә рәхмәт. Минем бит болай озак яшәгән туганнарым юк. Аллаһы Тәгаләгә һәм менә аңа рәхмәт», – дип миңа күрсәтә иде», – дип сөйләде Айрат.

Улы шагыйрәнең соңгы минутларын да искә алды. «Мин өйдән биш минутка чыккач, китеп барды. Безнең якыннарыбызның берсе әйтте: «Син аны тотып торгансың, җибәрмәгәнсең. Һәм ул шул мизгелдән файдаланган. Син биш минутка чыгып киткәч, ул ике тапкыр сулыш алды да, үлде», – диде. Дәүләт җитәкчелегенә, депутатларга, бүген килгән дусларым, туганнарыма зур рәхмәт», – диде Айрат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100