Яшел Үзәндә күп катлы йортта газ шартлаганнан соң тагын ике җинаять эше ачтылар

Шартлау вакытынңа ике кеше һәлак булды, зыян күргән дүрт кеше хастаханәдә ята.

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә тугыз катлы йортта газ шартлаганнан соң, «Саксызлык аркасында сәламәтлеккә зур зыян салу» һәм «Ваемсызлык» маддәләре нигезендә тагын ике җинаять эше ачтылар.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, барлык өч җинаять эше дә берләштерелгән.

Тикшерү фаразлаганча, кичә фатирында шартлау булган ир-атны, фаҗигагә берничә сәгать кала, туганнары психоневрология диспансерыннан алып кайткан булган. Алар табибларга ир-атның алкоголь куллануын, үз-үзен тотышы адекват булмавын һәм фатирны шартлату белән янавын сөйләгән. Әмма табиблар өлкән яшьтәге ир-атны хастаханәдә калдырмаган.

«Хәзерге вакытта фаҗига урынын тикшерделәр. Шартлау сәбәбен ачыклау өчен берничә экспертиза билгеләнде, зыян күрүчеләрдән, шаһитлардан сорау алалар, шулай ук барлык сәбәпләрне ачыклау өчен тиешле тикшерүләр уздырыла», — дип аңлатты Андрей Шептицкий.

Алдарак «Татар-информ» кичә Ленин урамындагы күпкатлы йортта шартлау булганы хәбәр иткән иде. Фаҗигадә ике кеше һәлак булды, дүрт кеше зыян күрде.

Әлеге хәл буенча җинаять эше ачылды. Соңрак шартлауның сәбәбе суицид булырга мөмкин дигән версия әйтелде.