news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә күп катлы йортта газ шартлаганнан соң җинаять эше кузгатылган

Нәтиҗәдә, бер кеше үлгән, тагын алтысы төрле тән җәрәхәтләре алган.

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Яшел Үзәндә тугыз катлы йортта газ шартлаганнан соң җинаять эше кузгатылган.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, тикшерүчеләр гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләрнең төгәл санын ачыклый, фаҗиганең төрле версияләрен карый. Төп версия – көнкүреш газы таралу.

Хәзерге вакытта урында тикшерүчеләр һәм криминалистлар эшли, алар гадәттән тыш хәлнең төрле сәбәпләрен өйрәнә һәм шаһитлардан сорау ала.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән агентлыкка белдерүләренчә, шартлау нәтиҗәсендә бер кеше үлгән, тагын алтысы төрле тән җәрәхәтләре алган.

«Бер хатын-кызның хәле авыр, калганнарыныкы – уртача, аларның гомеренә куркыныч янамый. Бер зыян күрүчегә урында ярдәм күрсәтелгән. Зыян күрүчеләр арасында балалар юк», - дип искәрттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

«Татар-информ» агентлыгы кичә Яшел Үзәннең Ленин урамында урнашкан тугыз катлы йортта газ шартлавы хакында хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, җиденче һәм сигезенче катларда берничә фатир җимерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100