news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә тугыз катлы йортта газ шартлау нәтиҗәсендә зыян күргән хатын-кыз үлгән

Күп катлы йортта булган фаҗиганең бер версиясе - суицид.

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Яшел Үзән шәһәрендә тугыз катлы йортта газ шартлау нәтиҗәсендә зыян күргән 70 яшьлек хатын-кыз үлгән.

Өлкән яшьтәге хатын-кызны бик авыр хәлдә Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлегенә озатканнар. Аның башы җәрәхәтләнгән, умыртка баганасы һәм бот сөяге сынган. Табибларның тырышлыгына да карамастан, хатын-кызның гомерен саклап кала алмаганнар һәм аның йөрәге тибүдән туктаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100