news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда балалар сугышканнан соң үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре билгеле булды

Күзәтчелек ведомствосы мәктәп хезмәткәрләре һәм республиканың Сарман районы балигъ булмаганнар эшләре инспекциясендә эшләүче вазифаи затларны җаваплылыкка тартуны таләп итә.

Татарстанда балалар сугышканнан соң үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре билгеле булды
скриншот

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның Сарман районында мәктәп укучылары сугышканнан соң прокуратура тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре билгеле булды. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Руслан Бариев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре районда мәктәп администрациясе һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар тарафыннан балалар һәм яшүсмерләр арасында профилактика эше тиешле дәрәҗәдә алып барылмавын ачыклаган. Прокуратура фикеренчә, әлеге факт укучылар арасында конфликт тууга сәбәп булган.

«Сарман районы полиция бүлеге һәм мәгариф бүлеге башлыклары адресына ачыкланган хокук бозуларны бетерү һәм гаепле вазифа затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту таләбе белән гариза тапшырылды», - дип белдерде агентлыкка ТР прокуратурасының балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү бүлеге прокуроры Кристина Соловьева.

«Татар-информ» агентлыгы 23 гыйнварда Сарманда «Олимп» кибете янында мәктәп укучылары арасында конфликт килеп чыгуы хакында хәбәр иткән иде инде. Бишенче сыйныфта укучы кыз һәм җиденче класста белем алучы малай күпсанлы укучылар күз алдында сугышкан. Моны кесә телефоны камерасына төшереп алганнар.

Әлеге вакыйгадан соң полиция һәм прокуратура хезмәткәрләре, шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тикшерү эше башлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100