news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарман районында мәктәп укучылары сугышканнан соң, полиция тикшерү башлады

Укучылар сугышканы төшерелгән видеоролик «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы карамагына эләкте.

Сарман районында мәктәп укучылары сугышканнан соң, полиция тикшерү башлады
скриншот видео

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Новиков). Татарстанның Сарман районында мәктәп укучылары сугышу очрагын полиция хезмәткәрләре тикшерә. Бу хакта республика Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Видеода кыз белән малай сугышканы күренә, алар тирәсендә башка укучылар җыелган. Кемдер видеога төшерә, кемдер көлә, сүгенү сүзләре ишетелә.

Роликны төшерүчеләр сүзләренчә, сугышуны карарга ярты мәктәп диярлек җыелган. Кыз малайның борынына суккач, кан ага башлаган. Шуннан соң гына сугыш тукталган.

Агентлыкка билгеле булганча, кыз Сарман мәктәпләренең берсендә бишенче сыйныфта, ә малай җиденче сыйныфта укый.

Полициядә хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү башланганын хәбәр итәләр. Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар һәм полиция хезмәткәрләре бу хәлнең сәбәпләрен ачыклый.

Якын арада бу вәзгыятьне башка ведомстволар да тикшерә башлавы ихтимал.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100