news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф министрлыгы Сармандагы мәктәп укучыларының сугышуы буенча тикшерү үткәрә

Балигъ булмаганнар арасында сугыш сыйныфташлары алдында килеп чыккан.

Мәгариф министрлыгы Сармандагы  мәктәп укучыларының сугышуы буенча тикшерү үткәрә
архив/Владимир Васильев

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың Сарман районында мәктәп укучылары сугышканнан соң хезмәт тикшерүе үткәрә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр иттеләр.

«Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов кушуы буенча хезмәт тикшерүе башланды», — дигән мәгълүмат бирделәр министрлыкта.

Бүген мәктәп укучыларының сыйныфташлары алдында сугышканы төшерелгән видеоролик «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы карамагына эләкте.

Мәгълүмат агентлыгының үз чыганагы хәбәр иткәнчә, балигъ булмаганнар арасындагы сугыш 23 гыйнварда Сарман авылында урнашкан «Олимп» кибете янында сыйныфташлары күзалдында була.

«Бүген Сарман гимназиясендә киңәшмә үткәрелде. Анда конфликтта катнашкан барлык балигъ булмаганнар үзләренең ата-аналары белән бергә чакырылган. Алар белән һәр катнашучының гамәлләрен тикшереп, әңгәмә үткәрелде. Хәзерге вакытта процессуаль тикшерү уздрыла, аның кысаларында ике катнашучыга карата суд-медицина экспертизасы үткәреләчәк. Балигъ булмаган балаларның һәм ата-аналарның бер-берсенә карата дәгъвалары юк», — дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.

Татарстанда булган бу хәл буенча полиция тикшерә, сугышу сәбәпләрен прокуратура өйрәнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100