news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Шәмсетдиновның адвокаты суд карары белән риза булмыйча шикаять бирде

Адвокат хөкем карарын бик катгый дип саный, чөнки эштә гаепне җиңеләйтә торган шартлар бар.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). 2019 елның октябрендә Байкал арты краендагы хәрби частьтә бергә хезмәт итүче солдатларны атып үтергән өчен хөкем ителгән Рамил Шәмсетдиновның адвокаты пәнҗешәмбе көнне суд карары белән риза булмыйча шикаять бирде.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Икенче көнчыгыш округ хәрби суды сайтына сылтама белән хәбәр итә.

Читадагы Икенче көнчыгыш округ хәрби суды 21 гыйнварда Шәмсетдиновны 24,5 елга каты режимлы колониягә хөкем итте һәм зыян күрүчеләрнең 9,8 миллион сумлык дәгъвасын өлешчә канәгатьләндерде. Декабрь ахырында присяжный утырышчылар аны кеше үтерү һәм үтерергә омтылуда гаепле дип тапты, шул ук вакытта аның мәрхәмәт күрсәтүгә дә лаек икәнлеген билгеләп үтте. Гаепләү ягы Шәмсетдиновны 25 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорады.

Шәмсетдиновның адвокаты Равил Тугушев элегрәк агентлыкка белдергәнчә, солдатны яклаучылар хөкем карарын бик катгый дип саный, чөнки эштә гаепне җиңеләйтә торган шартлар бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100