news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Армиядә хезмәттәшләренә аткан Рамил Шәмсетдинов эше присяжныйлар катнашында каралачак

Шәмсетдиновка гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Байкал аръягындагы хәрби частьта хезмәттәшләрен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновның эше Икенче Көнчыгыш өлкә хәрби судына тапшырылган, аны присяжныйлар коллегиясе караячак. Бу хакта суд сайтына сылтама белән «РИА Новости» хәбәр итә.

«Эшнең килү датасы — 17 сентябрь. Хөкемдар — Антонов Антон Григорьевич. Эш присяжныйлар катнашында карала», — диелә җомга көнне Читадагы Икенче Көнчыгыш өлкә хәрби суды сайтында бастырылган эш карточкасында.

Шәмсетдиновның өч адвокаты булу күрсәтелә: Руслан Нагиев, Равил Тугушев һәм Лев Асауленко.

Рамил Шәмсетдинов 2019 елның 25 октябрендә Читадагы хәрби частьтә хезмәт иткән ике офицерны, алты хезмәттәшен атып үтергән һәм ике кешене яраланган. Егет үзе бу гамәлен хәрби частьтә уставта каралмаган мөнәсәбәтләр булу белән аңлата, хәзер ул сак астында. Аңа «Ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү» һәм «Ике затны үтерергә теләү» маддәләре буенча гаеп белдерелгән.

Шәмсетдиновка гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный, диелә бу хәбәрдә.

Тикшерү комитеты солдат Шәмсетдинов эшен тикшерүне тәмамлаган, дип язган идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100