news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тикшерү комитеты солдат Шәмсетдинов эшен тикшерүне тәмамлаган

Рамил Шәмсетдиновка гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Тикшерү комитеты Байкал аръягы өлкәсендәге хәрби частьта бергә хезмәт итүче иптәшләренә аткан солдат-срочник Рамил Шәмсетдинов эше буенча тикшерү гамәлләрен тәмамлаган. Бу хакта РИА Новости агентлыгына аның адвокаты Равил Тугушев хәбәр итте.

«Гаепләү ахыргы редакциядә белдерелгән. Тикшерү эшләре тәмамлану турында безнең яклаучыга хәбәр ителде. 29 июньнән тикшерү безне һәм безнең яклаучыбызны җинаять эше материаллары белән таныштыра башларга планлаштыра», — ди агентлык әңгәмәдәше.

2019 елның 25 октябрендә каравыл тапшырганда Рамил Шәмсетдинов иптәшләренә ата башлый. Сигез кеше һәлак була, тагын икесе авыр яралана. Ул үз гамәлен хәрби частьтәге уставтан тыш мөнәсәбәтләр белән аңлата. Хәзер ул сак астында, алдагы җомга көнне Читада узган суд аңа кулга алу срогын 25 сентябрьгә кадәр озайта.

Шәмсетдиновка «Ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү» һәм «Ике кешене үтерергә омтылу» маддәләре буенча гаеп белдерелгән. Шәмсетдиновка гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100