news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гаепләүчеләр 8 кешене атып үтергән Шәмсетдиновны 25 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорый

Читадагы икенче көнчыгыш округ хәрби суды Рамил Шәмсетдинов эше буенча фикер алышулар башлады.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Прокурорлар Байкал арты краендагы хәрби частьтә бергә хезмәт итүче солдатларны атып үтерүдә гаепләнүче Рамил Шәмсетдиновны 25 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорады.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы судка сылтама белән хәбәр итә.

Читадагы икенче көнчыгыш округ хәрби суды Шәмсетдинов эше буенча фикер алышулар башлады. Декабрь ахырында присяжный утырышчылар аны кеше үтерү һәм үтерергә омтылуда гаепләде, шул ук вакытта аның мәрхәмәт күрсәтүгә дә лаек икәнлеген билгеләп үтте. Бу аңа гомерлек төрмә янамый дигән сүз.

Шәмсетдинов 2019 елның 25 октябрендә каравыл тапшырган вакытта мылтыктан ут ача. Нәтиҗәдә, сигез кеше һәлак була, тагын икесе авыр яралана. Ул бу гамәлен хәрби частьтә хакимлек иткән «бабайлык» һәм көчләүгә бәйләп аңлата. Шәмсетдинов үз гаебен таныды, психологик-психиатрик экспертиза аның организмында тайпылышлар тапмады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100