news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Армиядә хезмәттәшләренә аткан Рамил Шәмсетдиновны присяжныйлар суды гаепле дип тапты

Ул үзе бу гамәлен хәрби частьтә уставта каралмаган мөнәсәбәтләр булу белән аңлата.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Присяжныйлар бертавыштан Рамил Шәмсетдиновның Байкал аръягында хәрби хезмәттәшләрен үтерүдә гаепле, ләкин мәрхәмәткә хокуклы дип тапты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Бүген Читадагы Икенче Көнчыгыш өлкә хәрби суды присяжныйларның карарын тыңлады. Алдарак суд утырышларында гаепләүче як, Шәмсетдинов гаепле һәм мәрхәмәткә лаек түгел дип белдергән иде.

«Присяжныйлар бертавыштан срочник Шәмсетдиновны Байкал аръягы хәрби частендә ике һәм аннан да күбрәк кеше үтерүдә һәм хезмәттәшләренә һөҗүм итүдә гаепле, әмма мәрхәмәткә хокуклы дип тапты», — диделәр судта.


Рамил Шәмсетдинов 2019 елның 25 октябрендә Читадагы хәрби частьтә хезмәт иткән ике офицерны, алты хезмәттәшен атып үтергән һәм ике кешене яраланган. Егет үзе бу гамәлен хәрби частьтә уставта каралмаган мөнәсәбәтләр булу белән аңлата. Аңа «Ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү» һәм «Ике кешене үтерергә маташу» маддәләре буенча гаепләү белдерелгән. Эшне присяжныйлар коллегиясе карый, дип язган идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100