news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Газ тарату станциясендә янгында коткаручылар гадәттән тыш хәл режимында эшли

Фаҗиганең нәтиҗәләрен бетерү өчен җәлеп ителә торган көчләр һәм идарә органнары өчен «Гадәттән тыш хәл» режимы кертелгән.

Газ тарату станциясендә янгында коткаручылар гадәттән тыш хәл режимында эшли
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда газ тарату станциясендә чыккан янгын гадәттән тыш режимында сүндерелә. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Хәзерге вакытта газны резервуар савытка кудыралар. Объект персоналы манометрик җайланмаларны томалау буенча технологик схема әзерли. Барлык эшләрне башкарганнан соң янгын сүндереләчәк», — диде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Константин Чанышев.

Янгынны сүндерүдә 199 кеше һәм 58 берәмлек техника катнаша, бер беспилотник эшли. Урында тикшерүчеләр эшли, алар фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый.

Алдарак «Татар-информ» кичә, төнге уникеләр тирәсендә Казанның Төньяк-Көнбатыш урамында газ тарату станциясендә янгын чыгуын язган иде. Фаҗигадә бер кеше һәлак булды. Тагын ике кеше хастаханәдә дәвалана.

Әлеге факт буенча җинаять эше ачылды. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100