Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда газ тарату станциясендә чыккан янгында йөздән артык кеше эшли
Шартлау куркынычы булган объектларда иминлек таләпләрен бозу турында җинаять эше ачылган.
(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Узган төндә Казанда газ тарату станциясендә чыккан янгында йөздән артык кеше эшли. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, әлеге хәлдән соң шартлау куркынычы булган объектларда куркынычсызлык таләпләрен бозу турында җинаять эше ачылган.
Фаҗига урынында тикшерүчеләр һәм тикшерүче-криминалистлар эшли, алар янгынны сүндергәннән соң урынны тикшерәчәк. Экспертлар янгынның сәбәбен ачыклаячак.
Алдарак «Татар-информ» Казанның Төньяк-Көнбатыш урамында газ тутырылган цистерна шартлавын язган иде. Беренчел мәгълүматлар буенча, бер кеше һәлак булган, берничә кеше имгәнгән.
https://www.tatar-inform.ru/attachments/e565e2315e351e6dc86389ca88e559a055e109c9/store/fill/750/421/7e55cb1315a47a11e1de1529ddcb2f0764e512d37be784d0694a0c57c710/maxresdefault.jpgЯнгын сүндерүчеләр якындагы резервуарларга ут күчмәсен өчен тырыша. Станциядә сыекландырылган газ салынган 24 резервуар бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз