news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Газ тарату станциясендәге янгында зыян күрүчеләрнең тәненең 15 проценты пешкән

Фаҗигадә бер кеше һәлак булды, тәне пешкән ике кешене Республика клиник хастаханәсенә озаттылар.

Газ тарату станциясендәге янгында зыян күрүчеләрнең тәненең 15 проценты пешкән
Равил Мукменов

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда газ тарату станциясендә чыккан янгында зыян күргән кешеләрнең тәннәренең 15 проценты пешкән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Янгында зыян күргән 35 һәм 22 яшьлек ике ир-ат Республика клиник хастаханәсендә дәвалана. Аларның тәненең 10-15 процент өлеше пешкән

«Аларның хәле тотрыклы, уртача авырлыкта дип бәяләнә. Гомерләренә куркыныч янамый. Табиблар бөтен медицина ярдәмен дә күрсәтә», — диделәр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә сөйләүләренчә, янгын әлегә сүндереп бетерелмәгән. Янгын сүндерүчеләр газ тутырылган савытларны суытуны дәвам итә.

Алдарак «Татар-информ» кичә, төнге уникеләр тирәсендә Казанның Төньяк-Көнбатыш урамында газ тарату станциясендә янгын чыгуын язган иде. Фаҗигадә бер кеше һәлак булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100