news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин укытучы белән хушлашуда: Кичерегез безне, Венера Солтангәрәевна

«Гафу үтенәбез. Ачуланып китмәгез. Тыныч йоклагыз, Венера Солтангәрәевна», — диде Мәгариф һәм фән министры.

Илсур Һадиуллин укытучы белән хушлашуда: Кичерегез безне, Венера Солтангәрәевна
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның 175нче гимназиясендәге һөҗүмдә һәлак булган 55 яшьлек башлангыч сыйныф укытучысы Венера Айзатованы озату мәрасимендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин укытучыдан гафу үтенде.

«Гафу үтенәбез. Ачуланып китмәгез. Тыныч йоклагыз, Венера Солтангәрәевна… Сөйләве бик авыр. Венера Солтангәрәевна — зур хәрефтән Укытучы., Ул күпме буынны укыткан, күпме чыгарылыш сыйныф укучысын әзерләгән! Ул балаларны, коллективны яратты. Искиткеч башлангыч сыйныф укытучысы, җәмәгать эшлеклесе иде», — диде ул Константиновка бистәсендәге зиратта хушлашу мәрасимендә.

Илсур Һадиуллин мәрхүмәнең якыннарына сабырлык һәм сәламәтлек теләде. «Күп санлы укучылар, сезнең хезмәттәшләрегез, республика мөгаллимнәре, мәгариф министрлыгы исеменнән сезнең гаиләгә рәхмәт белдерәбез, сабырлык, сәламәтлек телибез. Ә сезгә, Венера Солтангәрәй кызы, тыныч йокы…», — диде министр.

Мәрхүмәнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Казанның 175нче мәктәбенә һөҗүм вакытында һәлак булган кешеләрне бүген җирлиләр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100